Газетага язылу

Гыйбриләр Израильгә каршы

Соңгы көннәрдә Тель-Авивта зур гауга купты. Ике Израиль режиссеры – Юваль Авраам һәм Рахель Шор, Израиль армиясенең 24 сугышчысының аноним әңгәмәсенә нигезләнеп, NAZA дигән документаль фильм төшергәннәр.

Фильмның премьерасы быелның 10 сентябрендә Венеция кинофестивалендә булды һәм дөньякүләм триумфка иреште, жюриның махсус премиясе белән бүләкләнде.

NAZA – иврит телендәге сүздән алынган, Израиль хәрби-разведка контекстында һөҗүм вакытында үләргә мөмкин дип алдан исәпләнгән тыныч халык санын белдерү өчен кулланыла. 80 минутлык документаль фильмның кайтавазы берничә көн дәвамында яңгырый инде. Премьерадан соң аны 25 минут туктаусыз алкышлаганнар. Израильнең үзендә исә СССР стилендә камчылау бара. Леви Табачников Израильдә яшәүче җәмәгать активисты, блогер һәм запастагы ЦАХАЛ капитаны Израиль телевидениесенең 9 каналында менә нәрсәләр дип ярсый: «Фильмны мин әлегә карамадым, ул ачык кулланышка чыккач, һичшиксез караячакмын. Шуннан соң гына тулы кыйммәтле фикеремне әйтермен. Әмма кайбер нәрсәләрне хәзер үк әйтергә мөмкин. Фильмның рәсми тасвирламасында аның төп тезисы гаять кискен итеп формалаштырылган: имеш, ул Израильнең «Фәләстыйн тыныч халкын исәпләп, күпләп үтерү» артында торган системаны фаш итә».

 

 Россиядән китеп, үз ватаннарын тәнкыйтьләүче гыйбриләр аеруча тузына. Алла Борисовна Боссарт, мәсәлән (1949 елда Мәскәүдә туган), 1971 елда МДУның журналистика факультетын тәмамлаган. «Огонёк», «Столица», «Московские новости» кебек басмаларда эшләгән. 2025 елның 14 мартында Россия Юстиция министрлыгы аны «чит ил агенты» реестрына керткән. Ул NAZAны «Израильгә каршы нәҗес» дип атый, аны финанслау чыганакларын тикшерүне һәм авторларын Израиль Җинаять кодексының 99 нчы маддәсе  («сугыш вакытында дошманга ярдәм итү») нигезендә җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итә. Болар – Россиядә гаделлек юк дип, протест белдереп качкан кешеләр инде, үзләрен демократлар, гуманлы кешеләр дип атаучылар.

 

Израиль дигән террор оешмасының вәхши лидеры Нетаньяху: «Израиль армиясен сугыш җинаятьчеләре итеп күрсәтүче ике Израиль режиссёрының Венеция кинофестивалендә алкышларга күмелүе – юл куеп булмый торган хәл. «Израиль армиясе сабыйларны үтерә» дигән раслаулар кабул ителми. Без бөтен дөньяда антисемитик эзәрлекләүләргә каршы көрәшкәндә, аның эчтән үк килеп чыгуына юл куя алмыйбыз», – дип ярсый. Кызыгы шунда: ул шулай ук фильмның үзен күрмәгән. Израильнең мәдәният министры Мики Зоһар режиссёрлар Юваль Авраам белән Рэйчел Шорны гражданлыктан мәхрүм итү белән яный.

                 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре