Газетага язылу

Ялларда һава торышы нинди булачак?

Алдагы көннәрдә республикадагы һава торышына атлантик циклон йогынты ясаячак.

Шимбә – 20 декабрьдә, кар-бураннар туктап, республиканың күпчелек районнарында аяз булачак. Урыны белән кар, юеш кар һәм томан көтелә. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –1...–6, көнчыгыш районнарда –8...–13, төнлә –7...–12, көнчыгыш районнарда –13...–18 градусны күрсәтәчәк. Якшәмбе – 21 декабрьдә кабат җылыта. Төнлә көнбатыш районнарда юеш кар явачак. Шулай ук урыны белән буран һәм көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы –4...–9 градус, көндез 0...–5 чикләрендә тирбәләчәк. Һава торышының тотрыксыз булуы аркасында юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, 22 декабрьдә һава торышында әллә ни зур үзгәрешләр көтелми. Ә 23 декабрьдә, салкын атмосфера фронты үтеп керү аркасында, көннәрнең суытуы фаразлана.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре