Газетага язылу

Яман шеш белән көрәшүче Илсинә Хөснетдинова: «Балаларым хакына исән каласым килә!»

«Минем сезгә язмышымны сөйлим килә. Рөхсәт итәрсезме?» Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Илсинә Хөснетдинова белән танышуыбыз менә шулай башланып китте. Сынаулар каршында баш имәгән бу хатын-кыз бүген дә яшәү өчен көрәшә. Тормышның һәр мизгелен тирәнрәк аңлый башлаган, авыр чирне җиңәргә дип үз-үзенә сүз биргән, авылын, эшен бик яраткан гап-гади авыл кызы ул.

Яман шеш белән көрәшүче Илсинә Хөснетдинова: «Балаларым хакына исән каласым килә!»
Фото: шәхси архивтан

Илсинә белән ире Марат – икесе дә Борындыктан. Биредә гаилә корып, өч ул үстерәләр. Марат 27 ел механизатор булып эшли, ә Илсинә – авыл мәдәният йортында биюче, җырчы, сәхнәдә төрле образлар тудыручы иҗат кешесе.

Бу гаиләгә бәхет җиңел генә бирелми. «Өч улыбыз да вакытыннан алда дөньяга килде», – дип искә алды Илсинә.

– Олысы Кәбир бер атна алдан туды. Икенче улыбыз Солтан исә сигез айлык булып, кесарев кисеме белән дөньяга килде, бер ай реанимациядә ятты. Табибларның «бала үлә» дигән сүзләреннән соң хастаханә стенасыннан шуышып-шуышып төшкәннәрем бүген дә күз алдында. Ләкин безнең догалар, табиблар тырышлыгы белән балабыз исән калды. Тик тугач та алган авырлыклар эзсез калмады: улыбызның сәламәтлеге белән проблемалар бар. Өченче улыбыз Ислам да җиде айлык булып туып, бер ай реанимациядә ятты, – ди ул.

Сынаулар моның белән генә бетми әле. Күп тә үтми, Илсинәнең әнисенең баш миендә яман шеш табалар. Катлаулы операциядән соң, шөкер, әнисе чирне җиңә. Хәзерге вакытта балаларын һәм оныкларын сөендереп, аларга ярдәм итеп яши. Инде бу сынаулар да артта калды, тынычлап яшәргә була, дигәндә, язмыш дигәнең тагын бер кат тез астына китереп суга. Бу юлы табиблар Илсинәнең үзендә яман шеш таба.

Ел башында Илсинәнең эче авырта башлый. Хастаханәдә шикле нидер барлыгын күреп, Казанга җибәрәләр. Башта берни тапмыйлар, әмма ике атнадан килгәндә 41 мм зурлыгындагы шеш барлыгы ачыклана. Тагын бер атнадан ул 68 миллиметрга кадәр җитә. Шеш коточкыч тизлек белән үсеп, мартта 117 мм була. Башта аның кайда икәнен дә аңлый алмыйлар, табиблар: «Сезнең очрак бик катлаулы», – дип кенә баш чайкый. Яхшы табибларга күренгәч, операция ясарга кирәклеге билгеле була. «Мин барысына да әзер. Балаларым хакына исән генә каласым килә. Мин бит әле яшь, болай гына бирешә торган кеше түгел!» – дип үзен кулга ала Илсинә.

Апрельдә 6 сәгатьлек бик катлаулы операция ясала. Шул вакытта шешнең аяк тамырына ябышып үскәнлеге билгеле була. Операция алдыннан табибның: «Сезнең аягыгыз аксап йөриячәк. Шуңа әзерме?» – дигән соравы Илсинәнең бөтен тормышын күз алдыннан үткәрә.

– Мин бит сәхнә кешесе, мәдәният хезмәткәре! Ничек итеп аксак аяк белән сәхнәгә чыкмак кирәк? Кешедән оят... дип уйладым да барыбер табибка: «Мин әзер. Ясагыз», – дидем. Хәзер аягым чыннан да бераз аксый, озаграк йөрсәң, үзен нык сиздерә, – ди ул.

Әлеге вакытта Илсинә анализ нәтиҗәләрен көтә, алга таба дәвалауның ничек узасы әле билгесез. Табибларга да, авыр минутларда чын терәк булган гаиләсенә дә рәхмәтле ул. Ире Марат һәрчак янында. «Исән генә бул», – дип, көченнән килгәннең барын да эшли. Каенанасы белән исә 14 ел бергә яшиләр. Аңа да бик рәхмәтле.

Бу сынаулар балаларны да ныгыткан. Алар – әниләренең чын сердәшчеләре, ярдәмчеләре. Олы улы Кәбиргә – 13, Солтанга – 11, Исламга 6 яшь.

– Кәбирем 10 яшеннән бирле йорт эшләрен, терлекләрне карый, кирәк икән – өйдә идәнен дә юа. «Әни, син моны эшләмә, моның өчен без бар бит», – дип кенә тора, – ди әниләре.

Бу авыру Илсинәнең тормышка, үзенә булган карашын үзгәрткән.

– Мин шулкадәр эшкә бирелгән булганмын, эш дип янганмын, хәтта авыруымны да сизмәгәнмен икән. Хәзер үзем, балаларым, гаиләм турында күбрәк уйлыйм. Үземне яратырга өйрәнәм. Бөтен кешегә дә вакытында диспансеризация узарга, анализлар бирергә кирәк. Үзегезгә һәм сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Әле ярый авылда яшибез, дим. Чөнки мин туган авылымны җаным-тәнем белән яратам, шәһәрдә яши алмыйм, анда тыным кысыла башлый, – ди ул.

Авырыйм дип, төшенкелеккә дә бирешмәскә тырыша. Әле дә сәхнә турында хыяллана.

– Тормышымда кешегә сөйли торган да, сөйләми торган да авырлыклар күп булды. Тик мин сынмаска, сыгылмаска тырышам, – ди Илсинә Хөснетдинова. – Күңелем төшкән чакларда: «Илсинә, син ничә тапкыр кеше белмәгән авырлыкларны җиңдең, монысын гына җиңә алмассыңмыни?» – дим. Әни дә: «Мин җиңдем, син дә җиңәчәксең», – диде. Әни кебек көчле булырга кирәк. Мин дә бу авыруны һичшиксез җиңәчәкмен!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре