Газетага язылу

Яман шешне җиңә алмаган: атаклы журналист вафат

Федераль телевидение каналы тапшыруларын алып баручы, журналист, “До и после полуночи” программасы авторы Владимир Молчанов 75 яшендә вафат булган.

Яман шешне җиңә алмаган: атаклы журналист вафат
Фото: © РИА Новости / Екатерина Чеснокова

Үлеменең сәбәбе каты авыруга бәйле.

Молчанов 1950 елның 7 октябрендә Мәскәүдә туган. Яшьлек елларында теннис белән шөгыльләнгән, яшьләр арасында парлы разрядта СССР чемпионы булган. 1973 елда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. 1973-1986 елларда “Новости” матбугат агентлыгында редактор, тәрҗемәче, Нидерландта хәбәрче булып эшләгән. 1975–1981 елларда нацистлар җинаятьләре буенча журналист тикшерүләре белән шөгыльләнгән.

2005 елдан “Орфей” радиосында “Рандеву с дилетантом” программасын алып барган. 2010 елларда Мәскәүнең “Останкино” телевидение һәм радиотапшырулар институтының журналистика факультетында иҗади остаханәгә җитәкчелек иткән. 20гә якын документаль фильм авторы. Хатыны – журналист Консуэло Сегура (2022 елда вафат). Бертуган апасы – танылган теннис остасы,  телевидение комментаторы Анна Дмитриева (2024 елда вафат булган).

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре