Газетага язылу

«Яратып карасаң», «Сөю хакына», «Мәхәббәт теләгез» җырлары авторы вафат

Популяр җырлар иҗат иткән композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габдразак Миңгалиев вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә билгеле булды.

Аны кичә Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында җирләгәннәр.

Композиторның җырларын Салават, Гүзәл Уразова, Рөстәм Закиров, Ландыш Нигъмәтҗанова кебек җырчылар башкара.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре