Газетага язылу

Яшь галимнәргә торак өчен бирелә торган грантларга гаризалар бирү вакыты озайтылды

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе торак шартларын яхшырту өчен грант алучыларны сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү вакытын озайтты.

Документларны 30 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Грантка яшь галимнәргә бирелә. Аңа Татарстанның фәнни яки мәгариф оешмаларында кимендә өч ел эшләгән Россия гражданнары дәгъва итә ала. Яшь буенча таләпләргә килгәндә, аңа  35 яшькә кадәрге фән кандидатлары һәм 40 яшькә кадәрге фән докторлары дәгъва итә ала. Гыйльми дәрәҗә булу һәм республика фәнен үстерүгә зур өлеш кертү мәҗбүри шарт булып тора.

Бер грант күләме 1 375 000 сум, барлыгы 16 грант биреләчәк.

Катнашу шартлары һәм документларны тапшыру тәртибе турында тулырак мәгълүматны ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайтында табарга була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре