Газетага язылу

Ясалма фәһем кемнәрне эшсез калдырачак? «Роскачество»ның 2030 елга кадәрге фаразы

Ясалма фәһем 2030 елга кассирларны, офис хезмәткәрләрен һәм операторларны алыштырачак – бу хакта «Роскачество» экспертлары фаразлый.

Нейрочелтәрләр һәм автоматлаштыру системалары кеше хезмәтенең берничә төп юнәлешен, нигездә, бертиплы яисә җиңел биремнәрне үз өстенә алачак. Ул төрле сорауларга стандарт җаваплар бирү, документлар тутыру һәм мәгълүматлар эшкәртү кебек эшләрне башкарачак.

Шул ук вакытта, белгечләр ачыклык кертүенчә, әлеге һөнәрләр тулысынча юкка чыкмаячак. Кешеләр өчен яңа төр бурычлар калачак:

  • Нейрочелтәрләр башкарган эшнең сыйфатын тикшерү;
  • Алгоритмнар башкара алмый торган стандарт булмаган катлаулы мәсьәләләрне чишү.

Нәтиҗәдә, хезмәт базарында кеше белән ясалма интеллектның бергә эшләве аеруча кыйммәтләнәчәк. Киләчәктә үз һөнәрендә калырга теләүчеләргә технологияләрне иярләргә һәм алгоритмнарны дөрес идарә итә белергә туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре