Газетага язылу

Яшәтәсе килә! Энҗе Йосыповага ярдәм кирәк

Казанда яшәүче 27 яшьлек Энҗе Йосыпова язмышның ачы җилләренә каршы барырга тырыша. Театр училищесын тәмамлап, эшкә урнашкан кызга зур сынау килә. Беркөнне йокысыннан уяна алмаган Энҗегә табиблар баш мие яман шеше диагнозы куя. 2018 елда була бу хәлләр. Операция кичереп, химия терапиясе курслары узган кыз, чирне җиңгән дә кебек була. Әмма 3 елдан чир янә баш калкыта.

Яшәтәсе килә! Энҗе Йосыповага ярдәм кирәк

– Болай булыр дип кем уйлаган инде аны?! Бөтен гаиләбез белән борчылабыз. Баламны бик тә яшәтәсем килә. Энҗем белән мин дә сыналам, – ди әнисе Илсөяр апа. – Кызым беркайчан да, башым авырта, дип зарланмады. Кайчагында, күңелем болгана, дип куя иде.  Җитди авырудыр дип кем уйласын инде аны?! Узар кебек иде. Тик зарлануы бетмәде. Күңел болгану янына аяклар авырту да килеп кушылды. Кызым бик озак шулай йөрде. Без дә узар дип көттек. Берсендә Энҗе йокысыннан уяна алмады. Будильнигы кычкыра, үзе тормый. Шуны ишетеп, әтисе янына керсә, Энҗенең төсе качкан. Мин аны күрүгә еларга, кычкырырга тотындым. Ә әтисе тыныч кына массаж ясый башлады. Тизрәк «ашыгыч ярдәм» чакырттык. Инсульт булгандыр, дип өзгәләнәбез. Кызымны хастаханәгә алып киттеләр. Тикшерә башлагач, баш миендә шеш барлыгы ачыкланды. Ә соңрак без аның яман чир икәнен белдек. Ул чактагы хәлләрне искә төшерергә дә читен. Чәчәктәй яшь бала, ә табиблар әнә нинди куркыныч диагноз куя. Әмма көчле булды кызым. Без иелеп төшкәндә дә бирешмәде. Чирне җиңәм, дип, алга барды.

Табиблар Энҗегә операция ясарга карар кыла. Шеш баш миенең аяк-кул хәрәкәтләре өчен җавап бирә торган урында үскәнгә күрә, кечкенә өлешен калдырырга туры килә. Алып бетерсәләр, Энҗе йөри алмыйча, ятып кына торачак, диләр.

– Балам өчен бик өзгәләнәм. Шулкадәр талантлы, сәләтле бала иде ул. Матур итеп җырлады. Аның чәчләре озын, биленә төшеп тора иде. Әллә нинди матур хыяллар белән яшәде. Тик чир генә бөтен уйларын чәлпәрәмә китерә. Эпилепсия өянәкләре дә гел булып тора. Теләсә кайсы вакытта хәле начараерга мөмкин. Шуңа күрә гел янында булырга, вакытында укол ясарга кирәк. Бу борчулар барыбызны да бетерде. Кайчак әйтәсе сүземне дә онытып җибәрәм, – ди Илсөяр апа. – Безнең тормыш соңгы елларда табибтан табибка йөреп узды. Баламның өянәкләрен дәваларга тырыштык. Тернәкләндерү үзәкләренә дә барып дәваландык. Әмма алга китеш күренмәде. Кызым гел даруда гына тора. Ай саен кирәкле акчаның исәбе юк. Әле дә эпилептолог, неврологка күренеп торабыз, МРТ ясатабыз.

Хәле җиңеләйгәч, Энҗе кияүгә чыга. Зурлап никах укыталар. Әти-әнисе дә яшьләргә каршы килми. Ире дә авырганын аңлап кабул итә. Әмма чирнең яңадан баш күтәрүе гаилә тормышын арткы планга куя. Яшьләр уртак фикергә килеп, аерым юлдан китәләр.

– Сынау арты сынау килеп кенә тора. Әмма Энҗе бирешә торганнардан түгел. Күңеле төшкән чаклары булса да, тиз арада үзен тәртипкә китерә. Ничек тә бу чирне җиңәсе,  авыруларын онытып яшисе килә аның, – ди Илсөяр апа. – Без чир артка чигенде дип яшәгәндә, шеш сиздерми генә үсеп яткан икән. Юкса табибларга күренеп, даими күзәтү астында тордык. Мәскәүгә тикшеренергә баргач, шешнең тагын да зурайганын әйттеләр. Быелның 30 мартында Энҗенең туган көнендә башына икенче катлаулы операция ясадылар. Башта табиблар, берни эшли алмыйбыз, операция ясап булмый, дигәннәр иде. Аллаһның рәхмәте белән, 2018 елда операция ясаган табиблар Энҗегә яңадан гомер бирергә алынды. Аякка баса алмаска, ятып кына торырга да мөмкин, дигәннәр иде. Кызым бар җаваплылыкны үз өстенә алды. Яшәү теләге үзенекен итте, шөкер, операция уң булып, балам аякка баса алды. Хәзер безгә дәвалану кирәк. Казан табиблары безне химия һәм нурланыш алыр өчен Мәскәүгә җибәрде. Килеп урнаштык, хастаханә янында гына фатир да ялладык. Барлык анализларны яңадан тапшырдык, хәзер дәвалану башлаганны көтәбез. Кызымның яңадан 30 химия курсы, бик күп нурланыш аласы бар. Бирешмәсен генә инде. Бар йөрәгем белән баламның савыгуын телим. Бик тә яшәтәсе килә кызымны!

Энҗе Йосыповага ярдәм итәргә теләүчеләр әнисе Илсөяр исемендәге Саклык банкы картасына акча җибәрә ала. Карта 8 9274481727 номерына беркетелгән.

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре