«Табиблар мөмкин булганныж барысын да эшләде, ләкин кызны коткарып калып булмады», – дип язган ул.
Район башлыгы баланың гаиләсенә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип билгеләп үткән.
Исегезгә төшерщбез, 28 ноябрьдә Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә тугыз яшьлек кызга сукбай этләр көтүе һөҗүм иткән иде. Табиблар берничә атна аның гомерен саклап калу өчен көрәште.
3 декабрьдә хуҗасыз хайваннарны аулау өчен җаваплы оешма җитәкчесе белән хезмәткәрен кулга алулары билгеле булды. Соңрак суд аларның икесен дә йорт арестына җибәрде. Шулай ук Әйшә авыл җирлеге советы депутаты да тоткарланды. Ул җирле торак-коммуналь хуҗалык департаментын да җитәкләгән булган. Аңа билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә чикләү чарасы сайланды. Тикшерү дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез