Газетага язылу

«Яшерен запас» тотылганда

21 сентябрьдә Россиянең финанс министры Антон Силуанов Мәскәү финанс форумының (МФФ-2026) пленар сессиясендә чыгыш ясады һәм: «2019 елдан бирле без ФНБдан (Илкүләм байлык фонды), ягъни үзебезнең «яшерен запас»ыбыздан 15 триллион сум тотып бетердек. Шуларның 4 триллионы гына инвестицияләргә юнәлтелде», – диде.

Укучылар өчен искәртик: 1 сентябрьгә ФНБның гомуми күләме – 13,195 триллион сум, ликвид өлеше – 3,998 триллион. 

Ликвид өлеше дип нигездә Үзәк банк хисапларында саклана торган акчаны әйтәләр, шуларын гына тотып була. Калган акча – активларда, активларны сатмыйча, файдаланып булмый. Сата башласаң, активларның күләме кимергә мөмкин. Тагын бер нәрсәне искәртик: бюджет дефициты – 5,795 триллион сум, ягъни «яшерен запас»тагы акчаның ликвид өлеше аны капларга җитмәячәк.

Министр ел ахырына кадәр ликвид запаслар күләмен үстерергә вәгъдә итә. Андый вәгъдә өчен җирлек бар, чөнки нефть бәясе котырып үсә. Шулай да Силуанов, киләсе ел бюджетын төзү катлаулы булачак, дип белдерә. 

Федераль матбугат та министр сүзләрен куәтли: «Казне не хватает внутренних поступлений от замедляющейся экономики». «Замедляющейся экономики» дигән өлешкә игътибарыгызны юнәлтер идем. Киләсе елга үсеш вәгъдә ителми, димәк. Финанс чиновниклары бүген киләсе ел бюджетын үлчәп, кисеп, тегеп мәш киләләр. Бу ай ахырында документ инде Дәүләт Думасына керергә тиеш. Бюджет дефициты ЭТПның 2 проценты күләмендә булыр дип уйланыла. Бу – рәсми бәя. Бәйсез белгечләр бәясе башкачарак. «Бәйсез» дип шартлы рәвештә генә алабыз, чынлыкта алар барысы да – урындагы, ягъни рәсми белгечләр. Үзәк банкның Макроикътисади тикшеренүләр үзәге белгечләре, 2027 ел бюджетының дефициты 6,4 триллион сум, ЭТПның 2,7 проценты күләмендә булачак, дип фаразлыйлар.

Фаразларның чынбарлыкка ни дәрәҗәдә якын булуын аңлау өчен быелгы бюджеттагы кытлыкка игътибар итик. Бюджет планы буенча дефицит 3,786 триллион сум каралган, бу – ЭТПның 1,6 проценты. Август аенда ук дефицит 5,8 триллион сумга җитте. Ел ахырына күләме билгесез. Министр, дефицит ЭТПның 3 процентыннан артмас, дип уйлый. Димәк, кытлык планлаштырганга караганда 2 тапкырга якын артык булырга мөмкин.

                            

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре