«Конструктив» Идел буе форумы цифрлы, мәгълүмати һәм психологик куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган. Ул Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстанның террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән берлектә Татарстанның иҗади яшьләр академиясе тарафыннан оештырыла.
Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сүзләренә караганда, форумда катнашучылар Идел буе федераль округы төбәкләреннән генә түгел, башка субъектлардан да килгән.
– Форумда катнашучылар 24 төбәктән җыелды. Быел беренче тапкыр җитәкчелек өчен аерым фикер алышу мәйданчыгы булдырылды. Иртәгә төрле субъектлардан фән һәм мәгариф, Яшьләр эшләре министрлыклары вәкилләре килүе көтелә. Шулай ук психолог белән иртәнге аш, экскурсия кебек яшьләрнең форумда ирекле формада катнашуын күз алдында тоткан «Неформат» юнәлеше үткәреләчәк, – диде ул.
Катнашучыларны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән бүлекнең Иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыру департаменты башлыгы Дмитрий Соловьев сәламләде.
– Әлеге проект үзенчәлекле. Ул яшьләр өчен актуаль булган үзүсеш, иҗади сәләтне ачу кебек юнәлешләргә багышланмаган. Татарстан яшьләрнең деструктив тәртибен профилактикалау буенча эшчәнлекне үз җаваплылыгына алды. Сер түгел, бүген заман күп сынаулар куя. Яшьләрнең мондый шартларда үз-үзен һәм башкаларны саклаулары мөһим, – диде ул үз чыгышында.
«Конструктив» форумына 4 меңнән артык гариза килгән. Катнашучылар онлайн һәм офлайн форматта дүрт юнәлештә эшчәнлек алып барачак. Форумда йөздән артык тәҗрибәле белгеч үзара фикер алыша, яшьләр өчен актуаль сорауларга җавап бирәчәк.
– Форум елдан-ел үзгәрә, үсә, нәтиҗәләре инде күренә. Ул яңа сынауларны хәл итү буенча методик тәкъдимнәр булдыру мәйданчыгына әверелде. Без башка төбәкләрнең дә тәҗрибәләрен өйрәнәбез, Татарстан өчен мондый чаралар файдалы, – диде Татарстан Куркынычсызлык советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире, Татарстанның террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез