Газетага язылу

Язмыштан узмыш бармы? Ике татар егете Шолохов әсәре буенча спектакль тәкъдим итте

Нәрсә ул – язмыш? Кеше үз язмышын үзе идарә итә аламы, әллә ул алдан язылганмы? Режиссер Айдар Җаббаров та, әнә шул сорауларга җавап эзләп, Михаил Шолоховның «Кеше язмышы» («Судьба человека») әсәренә мөрәҗәгать иткән.

Язмыштан узмыш бармы? Ике татар егете Шолохов әсәре буенча спектакль тәкъдим итте
Татар информ / Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов белән алар моноспектакль әзерләгәннәр. Рус телендәге спектакльнең премьерасы Казанның Муса Җәлил урамында урнашкан тарихи Демидов йортындагы театраль резиденциядә узды.

Михаил Шолохов әсәре буенча төшерелгән «Судьба человека» фильмын яшьләр бәлки белеп бетермидер, ә менә урта һәм өлкән буын яхшы хәтерли. Совет чорында аны еш күрсәтәләр иде. Ул 1959 елда төшерелә. Танылган режиссер Сергей Бондарчукның беренче зур хезмәте була һәм уңышка ирешә, кинофестивальләрдә дә җиңүләр яулый. Әсәрнең төп герое Андрей Соколов ролен Сергей Бондарчук үзе уйный.

Язучы Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларын үз җилкәсендә татыган, әсирлек газапларын, зур сынауларны җиңә алган, көчле рухлы совет кешесен сурәтли. Андрей Соколов образы уйлап чыгарылган түгел, ә чынбарлыктан алынган. Режиссер Айдар Җаббаров әлеге әсәргә әнә шул хакта белгәч тукталырга була да инде. «Халык язмышы турында аерым бер кеше кичерешләре, аның күргәннәре аша гына сөйләп була», – ди ул.

Демидов йорты – бу спектакль өчен идеаль урын, дисәк, арттыру булмас. Андагы атмосфера, ярымкараңгылык тамашачыны вакыйгаларга кереп китәргә алдан ук әзерләде кебек. Артист белән тамашачы арасы якын булу да үз ролен уйнады. Ике сәгатьлек моноспектакль барышында каршыда бары тик Андрей Соколов һәм аның кичерешләре иде.

Эмиль Талиповның талантлы артист икәнлеген инде күптән беләбез. Ләкин ул үзен бөтенләй башка яктан ачты. Рус телендә сөйләме дә камил. Соколов образы белән Эмиль рус тамашачысы өчен дә ачыш булыр һәм үз иҗатына карата кызыксыну уятыр, дип уйлыйм. Татар театрына хезмәт итүче бу ике егетнең башка милләт кешеләрен дә җәлеп итә алырлык хезмәт тәкъдим итүенә сөенмәслекмени?

Үкенеч

Спектакльдә режиссер кеше язмышын тасвирлау өчен һәр детальне эшкә җиккән. Вакыйгалар язмышның үзе шикелле үк кытыршы, кулың белән тотынуга, шырпылары бармакка батып керә торган такта койма тирәсендә бара. Ул бер мизгелдә Соколовның йортына, икенче мизгелдә төрмә мохитенә, ул да түгел, чытырманлы урман эченә әйләнеп куя. Һәм син, онытылып, вакыйгалар эчендә кайныйсың. Андрей Соколовның хатыны Ирина, совет һәм немец офицерлары, сугыш афәтеннән ятим калган Иван – барысы да курчаклар. Аларны хәрәкәтләндерүче артистлар – Валерий Антонов һәм Анна Зиннәтуллина.

Язмыш юлында очраган кайбер кешеләр дә кайвакыт җансыз курчаклар кебек бит. Алар әллә бар, әллә юк.

Ә кемнәрдер синең белән бергә атлый, шатлыгыңны бүлешә, кайгы килсә, терәгең була. Андрей Соколовның хатыны Иринаны тасвирлаган курчак та бик тиз җанланды. Кызу канлы ире Андрюша янында сабыр гына сүзен җөпләп йөргән Ирина-курчакны тамашачы да тиз арада үз итә, кызгана да, аның өчен борчыла да. Андрей Соколовның сугышка китү эпизодын гына карыйк. «Без башка күрешмәячәкбез», – дип, вокзалда өзгәләнеп елаучы хатынын ир: «Җитте сиңа», – дип төртеп җибәрә. Ирина җиргә егыла, тик каршы дәшми, тын гына елый. Ә Андрей Соколов соңрак – фронтта да, әсирлеккә эләккәч тә шул саксыз гамәле өчен үкенеп яши. Язмышның менә бу мизгеле кемнән тора? Хатынын кочагына алып юата да ала иде бит. Юк, ир горурлыгы, кызу канлылык, кырыслык өстен чыга. Соколовның хатыны һәм ике кызы йортларына бомба төшеп һәлак була. Улы, фронтка китеп, капитан дәрәҗәсенә ирешә һәм геройларча яу кырында ятып кала.

Җан

Немецлар тоткынлыгындагы газаплар, гаиләсен югалту ачысы – бу сынауларга түзәр өчен, көчле рухлы булу кирәк. Сыгылып төшмәс өчен өмет уты булырга тиеш. Андрей Соколов та үзенең немец төрмәсеннән исән калу сәбәбен гаиләсе белән очрашуга өметтә күрә. Язмышына буйсынып, әсирлегенә ризалашып, үлем көтеп ятмый ул. Качу мөмкинлеген эзли. Һәм таба.

Җиңү көнендә бар халык шатланганда, Андрей Соколов канлы яшьләр белән елый. Иринасы башка күрешмәячәкләрен сизенгән шул. «Их, шул чакта ник төртеп ектым», – дип, кабат үкенә ир. Ә үткәннәргә юл ябык. Соколов япа-ялгыз. Һәм менә ул ятим калган бала – Иван белән очраша. Очраклылыкмы бу, әллә алдан язылган вакыйгамы? Немец җәзалауларына да бирешмәгән нык холыклы солдат шушы бала янында үзе дә нечкә күңелле сабыйга әйләнеп кала. Курчак Иван да җанлы иде. Үз гомерендә беренче тапкыр күргән ирнең кочагына «Әти!» дип ташланганда, тамашачының күзләре яшь белән тулды.

Айдар Җаббаров үзе күптән түгел генә безгә: «Спектакльнең уңышы – аның җанлы булуында», – дигән иде. Әлеге моноспектакль бу сүзләргә бер дәлил булды. Ә инде «Язмыштан узмыш бармы, юкмы?» дигән сорауга һәркем үз тәҗрибәсеннән чыгып җавап бирә ала.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре