Газетага язылу

Ибн Фадланның сәяхәтнамәсе Казанга кайта

Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгында Ибн Фадлан кулъязмалары күчермәсен һәм ислам мәдәниятенә багышланган китаплар коллекциясен бүләк итү тантанасы булачак.

Ислам дөньясы мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итү белән шөгыльләнүче Ибн Сина фонды (Мәскәү) Ибн Фадлан сәяхәтнамәсекулъязмасы күчермәсен тапшырачак. Ибн Фадлан кулъязмасы – 921-922 елларда Багдадтан Идел буе Болгарына илчелек итү турында таныклык. Бу сәяхәтнамәдә тарихта беренче тапкыр Идел буе халыклары тормышы һәм гореф-гадәтләре тасвирлана. XII-XIII гасырларга караган әлеге бердәнбер кулъязма  Иранның Мәшхәд шәһәрендәге Остане Кудс Ризави китапханәсендә саклана.

Ибн Сина фонды тарафыннан “Казан Кремле” музей-тыюлыгына бүләк ителәчәк кулъязманың махсус күчермәсе "Нур" микрофильмлаштыру үзәге (Нью-Дели, Һиндстан) тарафыннан эшләнгән. Әлеге күчермәИслам мәдәнияте музее экспозициясендә урын алачак. Шулай ук Ислам мәдәнияте музее китапханәсенә «Садра»нәшриятында Ибн Сина фонды ярдәме белән дөнья күргән 50дән артык китап бүләк ителәчәк. Китаплар нигездә ислам мәдәнияте, дин белеме, сәнгать, шигърият буенча фундаменталь тикшеренүләргә багышланган. Бигрәк тә Ренат Беккинның “Мусульмане в советском Петрограде-Ленинграде (1917-1991)”,  Әлфинә Сибгатуллинаның “Человек на минбаре.

Образ мусульманского лидера в татарской и турецкой литературах”, “Из хроники в историографию:Историческое сочинение мусульман России конца XIX - первой половины XXв.” һ.б. китаплар аерым әһәмияткә ия булып тора.  Андрей Лукашевның “Мир смысла в немногих словах”, Аннемари Шиммельнең“Мир исламского мистицизма”китаплары дини һәм фәлсәфи мәсьәләләргә багышланган.  Китапларның өченче блогын ислам сәнгате һәм шигърияте буенча хезмәтләр тәшкил итә: Кази Әхмәт Куминың “Трактат о каллиграфах и художниках”, Олег Грабарның “Формирование исламского искусства” һәм башка хезмәтләр. Китаплар Ислам мәдәнияте музее китапханәсендәсакланачак. Аларны теләгән һәркем укый алачак.

Адрес: Казан, «КазанКремле» музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее Музейның эш вакыты: 9.00-19.30 сәг.

Тел.: (843) 567-81-52, 8(927)4203425 E-mail: muzey.islam@kazan-kremlin.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре