Газетага язылу

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21нче утырышы 8 июньдә узачак

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21нче утырышы 8 июньдә узачак.

Бу хакта бүген парламентның президиум утырышында билгеле булды. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертелүен әйтте, дип яза «Татар-информ».

Депутатлар утырышта Хисап палатасының 2025 елгы эшчәнлеге турында доклад тыңлаячак. Шулай ук, ТР Министрлар Кабинетының республика территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында хисабы тәкъдим ителә. Барлыгы 9 республика закон проекты каралачак, шул исәптән, Татарстанда 2025 елда бюджет үтәлеше турында закон проекты беренче укылышка кертелә. Ватанны саклаганда һәлак булучылар хәтерен мәңгеләштерү турында закон проекты беренче укылышта тәкъдим ителәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре