Газетага язылу

Икътисади үсеш министры илдә эшсезлек күрсәткече тарихи минимум дәрәҗәсендә дип белдерде

Россиядә эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимум – 2,2 процент дәрәҗәсендә тора, әмма хезмәт базарындагы вазгыять һаман да киеренке булып кала бирә. Бу хакта РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников Хөкүмәт утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, эшсезлек түбән булуга карамастан, икътисадта эш көченә сорау белән тәкъдим арасында структур диспропорцияләр көчәя.

«Кадрлар һәм хезмәт җитештерүчәнлеге – төп дефицит ресурс, һәм икътисадның Президент билгеләгән максатлы үсеш темпларына чыгу тизлеге шуннан торачак», – дип билгеләде Решетников.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре