Газетага язылу

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Премия башкаручыларга милли вокал сәнгате өлкәсендә җәмәгатьчелектә танылу алган күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең борынгы традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокал иҗатын үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Премия өч номинациядә тапшырыла:

  • «Вокал (хатын-кызлар)» — бер премия (200,0 мең сум);
  • «Вокал (ир-атлар)» — бер премия (200,0 мең сум);
  • «Халык җыры» — бер премия (200,0 мең сум).

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре