Бу турында ул социаль челтәрдә үзе хәбәр итеп, видео урнаштырды.
Табибка килергә мәҗбүр булган җырчы хәле начараюны стрессларга бәйле дип аңлата, ул хәтта җиде тапкыр аңын җуйганлыгын да яшерми.
Хастаханәдә җырчының кан басымын үлчәгәннәр, МРТда тикшергәннәр, ЭКГ ясаганнар һәм анализлар алганнар.
Табиблар аның тормышына куркыныч янамавын, ә менә әлеге халәттән чыгу өчен махсус терапия үтәргә кирәклеген әйткәннәр.
«Әлегә тикшеренәбез», – дип язганнан соң җырчы көн дәвамында башка элемтәгә чыкмады. Моңа кадәрул паник һөҗүмнәрдән интегүе турында сөйләгән иде.
Берничә көн элек Ильмира Нәгыймова белән татар дизайнеры Илүзә Мөбәрәкҗанова арасында низаг чыгып, җырчы судка дәгъва җибәргән иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез