– Илнур Фәгыйлевич, «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» җитәкчесе булып күптән түгел эшлисез. Аңа кадәр республиканың Финанс, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Архитектура, төзелеш һәм ТКХ министрлыкларында хезмәт иттегез. Федераль юллар белән идарә итүнең төп үзенчәлеге нидә?
– «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе җитәкчесе вазыйфасына бу елның 10 июнендә билгеләндем. Аңа кадәр 17 ел дәүләт хезмәтендә эшләдем. Юл тармагына бәйле тәҗрибәне Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тупладым, биредә сигез ел эшләдем. Белгеч вазыйфасына килеп, Стратегик үсеш идарәсе җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы уздым. Идарә белән алты ел җитәкчелек иттем. Ул вакытта без берничә инфраструктура проектын, шул исәптән Мәскәү–Казан ВСМ-2 югары тизлекле тимер юл магистрале проектын тормышка ашыруда катнаштык. Шуңа күрә моңа кадәр туплаган тәҗрибә «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе»ндәге эшкә җайлы гына кереп китәргә ярдәм итте. Бу елның апрелендә безнең идарәгә тагын ике төбәк – Түбән Новгород өлкәсендәге һәм Мордовия Республикасындагы федераль юл участоклары тапшырылды. Шуңа күрә берьюлы җиде төбәктә: Татарстан, Мари Эл, Чуашстан, Мордовия, Удмуртия Республикаларында, Түбән Новгород һәм Ульяновск өлкәләрендә тормышка ашырыла торган проектлар белән оператив идарә итү төп бурычка әверелде.
– Татарстанда быел федераль юлларда нинди зур эшләр башкарыла?
– Ел ахырына кадәр республикада 120 чакрымнан артык федераль юл төзекләндереләчәк. Якын арада Р-239 Казан–Оренбург автомобиль юлының 30 нчы чакрымыннан 43 нче чакрымына кадәр юл участогын реконструкцияләү төгәлләнә. Биредә полосалар саны икедән дүрткә кадәр артты. Ясалма корылмалар төзелде һәм төзекләндерелде. Төп эшләр тәмамланды инде. Шулай ук, гомуми озынлыгы 17,6 чакрым тәшкил иткән федераль автомобиль юлларының ике участогында капиталь ремонт ясалды, полосалар саны икедән дүрткә кадәр җитте. Шул исәптән Баулы районындагы Р-239 Казан–Оренбург автомобиль юлының 340 нчы чакрымыннан 346 нчы чакрымына кадәр участокта эшләр төгәлләнде. Менделеевск районындагы Р-243 Кострома–Шарья–Киров–Пермь автомобиль юлының 397 нче чакрымыннан 411 нче чакрымына кадәр участокта килешү нигезенә эшне 2026 елның 31 октябренә кадәр тәмамлау каралган. Моннан тыш, гомуми озынлыгы 90 чакрымнан артык 13 юл участогында юлның өске саклагыч капламын җәю эшләре төгәлләнеп килә. Быел күперләрне һәм ясалма корылмаларны ремонтлау буенча да күләмле эш башкарылды.
2026 елда төзелеш-монтажлау эшләренә федераль бюджеттан 13,7 миллиард сум акча бүлеп бирелде.
– Киләсе елга федераль юлларда нинди эшләр көтелә?
– Без хәзер төп игътибарны гамәлдәге трассаларны норматив хәлгә китерү һәм киңәйтүгә юнәлтәбез. Иң тыгыз юнәлешләр – Казанга керү-чыгу юллары. Хәрәкәт иң күп булган вакытларда биредә тәүлегенә 70 меңнән артык автомобиль уза. Бу елга билгеләнгән эшләр тәмамланганнан соң, Казан–Оренбург трассасы Казаннан алып Лаеш районындагы Смолдеярово авылына кадәр дүрт полосалы булачак. Әмма Алексеевск–Әлмәт түләүле юлына кушылган участокта Әлмәткә һәм Әлмәттән Бөгелмәгә кадәр участокта юлны киңәйтү таләп ителә. Моннан тыш, автомобиль юлының 88 нче чакрымында транспорт чишелешен проектлау һәм реконструкцияләү планлаштырыла. Ижауга керү юлындагы дүрт чакрымлы юл участогын дүрт полосага җиткерергә кирәк. Моның өчен проект документациясе эшләнгән һәм уңай бәяләмә алынган инде. Алга таба А-295 Йошкар-Ола–Яшел Үзән автомобиль юлындагы Яшел Үзән шәһәрен урап уза торган участокны да модернизацияләү таләп ителә.

Фото: «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе
– Заманасына күрә, бүген юл салу һәм булганнарын карап торуда ясалма фәһем ярдәм итәме?
– Федераль юл агентлыгы ясалма фәһем технологияләреннән актив файдалана. Нейрочелтәрләр транспорт чараларын танып белү һәм юл өслегендәге кимчелекләрне автомат рәвештә ачыклау өчен уңышлы кулланыла инде. Параллель рәвештә интеллектуаль транспорт системасы (ИТС) үсеш ала. Безнең ведомство карамагындагы челтәрдә автомобиль юлларының торышына мониторинглау оештырылган: метеокүзәтү, видеокүзәтү гамәлдә. М-7 трассасының 773 нче чакрымында авырлык контроле посты эшли. Ул артык йөк төягән фураларны ачыклый. Киләчәгебез цифрлаштыруга бәйле, әмма төп карарларны һәрвакыт кеше кабул итәчәк дип саныйм. Технологияләр безгә нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итә, әмма юллардагы куркынычсызлык өчен элеккечә белгечләр җаваплы.
– Юллар төзү һәм ремонтлау белән беррәттән, авария куркынычы булган, юл-транспорт һәлакәтләре күп теркәлгән участокларда вазгыятьне уңай якка үзгәртергә тырышуга зур игътибар бирелә. Татарстанда мондый юллар күпме әле?
– Без федераль юлларны төзекләндерү буенча системалы эшне дәвам иттерәбез, электр яктырту линияләре, барьер киртәләре урнаштыру кебек хәрәкәт иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый торган элементларга аерым игътибар бирәбез. Юлларны яктырту караңгы вакытта йөртүчеләргә уңайлылык тудырып кына калмыйча, юл-транспорт һәлакәте куркынычын да шактый киметә. Бу сезон нәтиҗәләре буенча республика федераль трассаларында яктыртылган участокларның гомуми озынлыгы 39 чакрымга артып, 414 чакрымга җитәчәк. Тырышлыгыбыз сизелерлек нәтиҗә дә китерә: быелның тугыз аенда идарә җаваплылыгы зонасындагы федераль автомобиль юлларында аварияләргә бәйле барлык күрсәткечләрнең кимүе күзәтелә. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, быел зур юлларда аварияләр саны – 11,5, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар саны һәркайсы 19 процентка кимегән. Бу юнәлештәге эшне алга таба да дәвам иттерәчәкбез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез