Казанда «Замбези елгасы» зоопаркы быел тулы куәтенә эшли башлар дип көтелә. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 38нче сессия утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйтте.
Аның сүзләренчә, яңа зооботаника бакчасында Африка континентының күп кенә хайваннарын күреп булачак. «200 еллык тарихында зоопарк беренче тапкыр ремонт кына түгел, тулы реновация кичерде. Россиянең һәр шәһәре дә мондый масштаблар белән мактана алмый», — диде Илсур Метшин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез