Газетага язылу

Инфекционист Дмитрий Лопушов грипптан вакцинага бәйле уйдырмаларны кире какты

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дмитрий Лопушов гриппка каршы вакцинага бәйле уйдырмаларны кире какты.

Прививка ясагач, кеше авырый башлый.

Бу – уйдырма. Киресенчә, сакланырга ярдәм итә ул. Ә менә ОРВИдан сакламый. Гриппка каршы прививка бары тик грипптан гына саклый.

Соңгысыннан бер ел узмаса, гриппка каршы вакцинаны яңадан ясатырга ярамый.

Дөрес түгел. Прививка яңартылган, ул гриппның яңа штаммнарына каршы ясала. Яңасын барыбер ясатырга кирәк.

Вирус мутация узган, прививканың файдасы юк.

Вирусның мутация узуы, үзгәрүе дөрес анысы. Әмма ел саен вакцина да яңартыла.

Сәламәт кешегә прививка кирәкми.

Иммунитеты көчле булганнарга да грипп йога. Булганын ныгытырга кирәк.

Вакцинаның тискәре йогынтысы зур.

Тискәре йогынтысы юк дәрәҗәсендә. Бары тик кыска вакытлы температура, укол ясаган урынның авыртып торуы мөмкин. Алары да 1–2 көннән үзеннән-үзе уза.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре