Газетага язылу

Инфляция кими, бәяләр үсә

Үзәк банк үткән җомгада төп ставканы 0,5 процентка төшерде. Барлык аналитиклар да бу санны сизелер-сизелмәс дип бәяләде, ягъни бизнес һәм икътисад өчен җиңеллек китерерлек түгел.

Рәсми инфляциянең көтелгәннән түбәнрәк булуы процент ставкасының югары калуы белән ярашмый. Үзәк банк игълан иткән процент гадәттә инфляция күрсәткеченә якын була. Димәк, илдә бәяләрнең тотрыклануы (кайбер товарларга хәтта печтек кенә төшүе) – вакытлы күренеш. Һәрхәлдә Үзәк банкта шулай уйлыйлар. Федераль матбугат атнаның беренче көнендә үк «Успехи борьбы с инфляцией не отменяют предстоящего ускорения роста цен» дигән баш астында язма бирде, мәсәлән. Эльвира Нәбиуллина оешмасы 2026 елда төп ставканы тагын да төшерүне туктатып торачагын да әйтеп куйды. Бизнес процентларның кимүен өзелеп көтә. Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзы президенты Александар Шохин, ставканы кискенрәк тә төшерергә мөмкин иде, дип саный.

Үзәк банк белгечләрен сүгәргә була, әлбәттә. Әмма бер нәрсәне танырга кирәк: алар илдәге икътисадый вазгыятьне яхшы белә. Рәсми рәвештә игълан ителгән тантаналы саннар алар халыкны юату, паникадан саклау өчен генә. 5,7 процентлы еллык инфляция, 1 процентлы икътисадый үсеш, халыкның реаль керемнәре фәләнчә процентка артты, дигән сүзләр чын хәлне чагылдырмый. Социаль челтәрләргә 2020 елгы товар чеклары эленә. Азык-төлек бәяләре шул чор эчендә ике тапкыр арткан. Халык куллануны киметә, билен кысыбрак буа. Болар барысы да – фанфаралар кагудан ерак нәрсәләр.

«Ни өчен бәя күтәрелү көтелә соң?» дигән сорау тумый калмый. Халык азрак куллана башлагач, бәяләр төшәргә тиеш бит инде. Куллану гына түгел, җитештерү кими. Россиядә, гомумән, халык куллануы товарлары аз җитештерелә. Росстат мәгълүматлары җитештерелгәннең өчтән ике өлеше хәрби продукция булуын күрсәтә. Гражданлык тармагы түбәнгә тәгәри. Ракеталар һәм бомбалар безнең матди хәлне яхшырта алмый, киресенчә, ресурсларны үзләренә суырып, шул тармакта эшләүчеләрнең югары хезмәт хакларын тәэмин итеп, бәяләр үсешенә генә этәргеч була.

Икътисад хәбәрләре сөенечле түгел. Россия Кытайга нефтьне 35 доллардан гына сата башлаган. Миллионлы ун шәһәрдә төзүчеләр яңа торакның яртысын да сата алмый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

                

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре