Газетага язылу

Интернетта нинди сүзләр кулланган өчен штраф каралуын аңлатканнар

Социаль челтәрләрдәге комментарийларда кешене, мыскыллап, хайваннар белән чагыштыру, шул исәптән «маймыл» сүзен куллану административ җаваплылыкка китерергә мөмкин. Юрист Сергей Багян «Абзац» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, гавами киңлектә, шул исәптән интернетта мыскыллы сүзләр белән кимсеткән өчен гади кешеләргә 5-10 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50-100 мең сум, юридик затларга – 200-700 мең сумга кадәр штрафлар каралган.

Юрист сүзләренә караганда, гаепле кешене җаваплылыкка тарту өчен, зыян күрүчегә прокуратурага мөрәҗәгать итеп, дәлилләр китерергә кирәк. Битләрнең скриншотлары, яздырылган сөйләшүләр һәм мыскыллауны раслаган башка материал булырга мөмкин бу.

Белгеч шулай ук дәлилләү сыйфатында лингвистик экспертизадан файдаланып булуын билгеләп үткән. Шул рәвешле кулланылган сүзнең мыскыллымы-түгелме икәнен билгеләү мөмкинлеге барлыкка килә, дигән Сергей Багян.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре