Шимбә кич белән Татарстан башкаласы пляжларының берсе янында внедорожник йөртүчесе руль артында аңын югалткан. Аның машинасы юл буендагы машинага килеп бәрелгән.
Килеп чыккан хәлнең шаһитлары "ашыгыч ярдәм" чакырткан һәм ир-атка беренче ярдәм күрсәтергә тырышканнар. Әмма алар да, килгән медиклар да машина йөртүчесен реанимацияли алмаганнар. Ул үлгән. Беренчел версия буенча, аның үлеменең сәбәбе инфаркт булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез