Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Иркен күренсен: дизайнердан киңәшләр

Дизайнерлар киңәш иткәнчә, кечкенә бүлмә иркенрәк күренсен өчен идәнгә түгәрәк палас җәяргә кирәк. Түгәрәк өстәл дә булса, бөтенләй әйбәт.

Иркен күренсен: дизайнердан киңәшләр
  • Ике катлы йортларда баскыч асты гадәттә кирәк-ярак кую урыны – кладовкага әйләнеп кала. Бу исә бүлмәне кечерәйтә. Шуңа күрә баскыч астын япмыйча калдыру әйбәт.
  • Кечкенә бүлмәгә калын пәрдә, ламбрекеннар килешми. Органза эленсә, шул бик җитә.

Яңа сулыш өрәбез

  • Өйдә ремонт ясап, мебель алыштыру хәлдән килми икән, кимчелекләрне төрле ысуллар белән яшереп куярга мөмкин.
  • Иске диванга яңа япма ябыгыз. Өй шундук ямьләнеп китәчәк. Ламинатның кыршылганрак урыннарын каплау өчен палас җәегез. Китапларны, төрле сыннар, сувенирларны сервантка яки китап шкафына урнаштырыгыз. Ачык шкафта алар тузан гына җыеп тора.
  • Идәнгә килгәндә, иске линолеумны куптармыйча, буяп куярга мөмкин. Моның өчен башта аны әйбәтләп юып, киптерәләр, грунтовка белән каплыйлар. Шуннан соң майлы буяу белән буйыйлар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре