Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
20 мартта Айбаш авылында төбәк әһәмиятендәге «Мәчет, XX гасыр башы» мәдәни мирас объектын ачу тантанасы була. Уникаль агач архитектура һәйкәле масштаблы төзекләндерүдән соң кулланылышка тапшырыла.
Мәчетнең тантаналы ачылышын туры эфирда күрергә мөмкин булачак. Трансляция иртәгә, 20 мартта, 7:00 сәгатьтә «Татарстан - Яңа гасыр» (ТНВ) телеканалында күрсәтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез