Казан халкы шәһәрнең төрле районнарында урнашкан 24 объектның берсен сайлаган. Исемлек шәһәр кешеләренең мөрәҗәгатьләрен һәм теләкләрен исәпкә алып төзелгән, шулай ук ул шәһәр өчен әһәмиятле булган киңлекләрне дә үз эченә алган. Альберт Шәйнуров сүзләренә караганда, быел җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә 425 меңләп Татарстан халкы катнашкан, шуларның 131 меңнән артыгы – Казанда яшәүчеләр.
– Тавыш бирү барышында 1,1 меңләп волонтер ярдәм итте. Алар эре предприятиеләрдә хезмәткәрләргә сораштыруда катнашырга булышты, ә җәмәгать киңлекләрендә һәм мәгариф учреждениеләрендә яшьләр оешмалары эш алып барды. Шулай итеп тавыш бирүдә җиңүче булып шәһәрнең Татарстан урамындагы сквер танылды, – диде Шәйнуров.
Бу сквер 50 меңгә якын тавыш җыйган. «Бүгенге көндә сквер, кызганыч, гадәти транзит зонасына әверелеп, үзенең әһәмиятен югалтты. Безнең бу урынга мәдәни кыйммәтне кайтару өчен уникаль мөмкинлегебез бар. Әмма иң мөһиме – шәһәр халкына бөек ватандашыбыз Сара Садыйкова истәлеген мәңгеләштерә торган уңайлы иҗтимагый киңлек бүләк итәбез», – дип белдерде комитет рәисе.
Икенче урынны исә Мәскәү районындагы А.Г. Васильченко исемендәге сквер алган. Аның өчен 21 мең казанлы тавыш биргән. Өченче урында 9 мең тавыш җыеп, Нокса урманы.
– Тавыш бирүдә катнашкан барлык Казан халкына рәхмәт белдерәсем килә. Казан яхшы якка үзгәрә, чөнки сез битараф түгел, – дип йомгаклады сүзен спикер.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез