Газетага язылу

Татарстанда мәчетләр һәм чиркәүләр пилотсыз очкыч куркынычы турында игълан итәчәк

Югары Ослан районы авылларында халыкка дроннар һөҗүм итү куркынычы турында хәбәр бирү өчен чиркәү-мәчетләр җәлеп ителәчәк. Сигнал бирүнең техник чаралары булмаган торак пунктларда ашыгыч мәгълүмат бирүнең яңа системасын керттеләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Шулай итеп, мәчетле авылларда мәчет манарасына урнаштырылган тавыш көчәйткечләр аша тревога биреләчәк. Чиркәүләр исә кыңгырауларын чыңлатып хәтәр турында кисәтәчәк.

«Чиркәү чыңы яки мәчет манарасыннан тавыш көчәйткеч аша сөйләү берничә чакрымга ишетелә. Моннан тыш халыкның шундук тиешле чараларны күрә башлавына китерәчәк бу, чөнки азан авазы һәм кыңгырау чыңы җыелышу, бергә туплану зарурилыгы   кебек кабул ителә», – дип билгеләп үткән Югары Ослан районының гражданнар оборонасы буенча белгече Ольга Аблаева.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре