Коррупция куркынычларын ачыклау, мониторинглау һәм киметүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, юристлар, политологлар, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Юрий Камалтынов сессиядә катнашучыларны Татарстан Рәисе, республика Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән сәламләде. Ул шулай ук фикер алышынучы теманың төрле дәүләтләр һәм хөкүмәтләр өчен мөһимлеген һәм актуальлеген ассызыклады. «Коррупция – ул милли хөкүмәтләргә генә түгел, ә халыкара икътисадый хезмәттәшлекнең бөтен системасына да чакыру, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. – Коррупция инвесторларның ышанычын какшата, конкуренцияне боза, миллионлаган кешеләрнең намуслы хезмәтенең бәясен төшерә. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге явызлыкка каршы тору тотрыклы үсешнең мөһим шарты һәм киләчәк буыннар алдында безнең уртак җаваплылыгыбыз предметына әверелә».
Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, Татарстанда 2006 елда ук, Россиядә беренчеләрдән булып, коррупциягә каршы тору турында республика законы кабул ителгән. Узган ике дистә елда республикага илнең терәк төбәкләренең берсенә – тотрыклылык, алдан күрүчәнлек һәм ачыклык территориясенә әверелергә мөмкинлек биргән бәяләп бетергесез тәҗрибә тупланган.
«Татарстанда коррупция күренешләренә каршы тору буенча да, аларны профилактикалау буенча да системалы чаралар кертелә башлады, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. – Әлбәттә, бу ике дистә ел эчендә без бу явызлыкны тулысынча җиңдек дип әйтә алмыйбыз. Әмма мин шуны әйтә алам: бу эш безнең республикада системалы алып барылганга күрә, Татарстан илебезнең икътисадый яктан иң көчле һәм нәтиҗәле субъектларының берсе, Россия Федерациясенең терәк регионы булып тора, дип әйтте Президент Владимир Путин».
Юрий Камалтынов әйтүенчә, заманча коррупциягә каршы эш цифрлы трансформациядән башка мөмкин түгел. Татарстанда төп карарлар кабул итүдән кеше факторын бетерә торган технологияләр актив кертелә. Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, күп кенә дәүләт хезмәтләре электрон рәвешкә күчерелгән, «Халык контроле» эшли, бу үтә күренмәлелекне тәэмин итә һәм гражданнар белән турыдан-туры элемтә каналлары булдыра.
«Татарстанда барлык дәүләт, муниципаль хезмәтләр диярлек цифрлы форматка күчерелде, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. – Шулай итеп, түрәләрнең һәм халыкның үзара мөнәсәбәтләре минимальләштерелде диярлек. Бу мөмкин булган куркынычларны киметә. Әмма без технологияләрнең идарәдә актив гражданлык позициясе булган кешеләр торганда гына эшләвен аңлыйбыз. Шуңа күрә республикада профилактика эшләре актив алып барыла, беренче чиратта, студентлар бергәлегендә».
Журналистлар белән аралашканда фикер алышуга йомгак ясап, Юрий Камалтынов республиканың коррупциягә каршы торуның гомумроссия системасын үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте. «Татарстан максатчан рәвештә теләсә нинди коррупция күренешләренә карата түземсезлек системасын төзи, аларның системалы характерда булу-булмавы мөһим түгел. Һәм профилактик эшкә һәм яшьләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бу яктан караганда, безнең форум буенча партнерларыбызга сөйләрлек әйберләребез бар», – дип йомгак ясады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 12-17 май көннәрендә уза. Иртәгә форум кырларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылачак. Дүртенче ел рәттән ул Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән үткәрелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез