Газетага язылу

Юрист күгәрчен ашатуның күпмегә төшәргә мөмкин булуын аңлатты

Штраф күләме 5 мең сумга җитәргә мөмкин

Күгәрчен ашату санитария-эпидемиология нормаларын, территорияне төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга китерергә мөмкин. Бу исә кош ашатучыга 5 мең сумга кадәр штраф белән яный. Юрист Евгений Жаров “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Күгәрчен ашату очрагына тукталыйк. Чыннан да, биредә административ җаваплылыкка җәлеп итү куркынычы бар. Кошларга карата шәфкатьлелек күрсәткән өчен түгел, әлбәттә, бәлки санитария-эпидемиология нормаларын яки төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен”, – дигән ул.

Жаров аңлатып үткәнчә, ишегаллары һәм балалар мәйданчыкларында кошларның күпләп туплануы территориянең кош-корт тизәге һәм ризык калдыгы белән пычрануына китерә. Бу исә кимерүчеләрне җәлеп итеп, инфекцияләр таралу куркынычы тудыра. “Ризыктан калган чүп-чар калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру кебек бәяләнергә мөмкин. Моның өчен Россия Административ хокук бозулар кодексы буенча – 3 мең сумга кадәр, ә инде кабат шундый адымга барганда – 5 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин”,– дип аңлатып үткән юрист.

Шул ук вакытта, белгеч сүзләренә караганда, кошларны ашатып ияләндерү сәбәпле мөлкәткә зыян килсә, мәсәлән, автомобильнең буявы купса яки бинаның алгы өлеше ярылып китсә, штраф күләме төбәкнең административ хокук бозулар кодексында каралганча булачак.

Белгеч ризыкны җирдә калдырмаска киңәш иткән. “Кошларны ашатырга теләсәгез, парклар яки скверларда махсус билгеләнгән урыннарда гына ашатыгыз яки махсус  җимлекләрдән файдаланыгыз”, – дип киңәш иткән Жаров.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре