Төбәкләр барлык медицина учреждениеләрен тикшереп чыгарга һәм пациентлары аз булган, эшчәнлеген дәвам иттерү мөмкинлеге иң түбән булганнарын ябарга тиеш, ди ул. Авылларда һәм кечкенә торак пунктларда яшәүче авыруларны эре шәһәр хастаханәләренә җибәрергә тәкъдим итә. Сенатор шулай ук россиялеләргә бирелә торган вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен (больничныйларны) катгый контрольдә тотарга чакыра. «Бюджет акчасы җитми, безгә бу акчага сакчыл карарга кирәк», – ди.
Чынлап та, федераль бюджет дефицитлы. Кара алтын һәм газ бәяләре югары тору өстәмә керемнәр вәгъдә итә итүен, ләкин акча барыбер җитмәячәк. Авыллардагы вак-төяк хастаханәләрне ябып кына казнаны тутырып булу шикле, билгеле. Социаль тармакны зуррак кайчы белән кискәндә дә, бюджетның чыгымнар тишеген томалап бетереп булмаячак. Икътисади үсеш министрлыгы моңарчы ил икътисадына кечкенә генә булса да үсеш вәгъдә итсә, хәзер фаразларын яңадан карады һәм түбәнәю юрый. Сәнәгать җитештерүе 0,2 процентка кимер дип көтелә. Бу хакта «Интерфакс» хәбәре бар. «Росстат» август аенда 0,6 процентлык түбәнәюне теркәгән иде инде. Нефть продуктлары җитештерү мәгълүм сәбәпләр аркасында өч ай рәттән кискен түбәнәя. Нефть чыгару соңгы 17 елда иң түбән дәрәҗәдә. Металлургия җитештерүне 5,2 процентка киметкән. Химия сәнәгате, тегү фабрикалары продукцияне сизелерлек аз бирәләр. Лифтлар җитештерү – 20 процентка, йөк вагоннары ясау 30 процентка кимегән. Сәнәгать җитештерүе түбәнәйгәндә, компанияләр салым түләүне дә киметәләр, әлбәттә. Салым гына түгел, кредитларны түлисе бар әле монда. Моңарчы эре компанияләр бурычларын түләү ягыннан бик ышанычлы дип санала иде. Белгечләр бу ышанычның юкка чыгып баруын әйтә. Офыкта банк кризисы башлану ихтималы шәйләнә.
Бер сөенечле хәбәр бар. Нефть һәм газ октябрь аенда федераль бюджетка 1 триллион сум тирәсе акча бирәчәк. Бу үткән елгыдан 10 процентка күп. Ләкин акча кайдан килсә, шунда китеп бетәчәк. Нефть компанияләренә бензин бәясен күтәрмәгән өчен бюджеттан түләргә туры килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез