Лекцияне ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Милли музее оештырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Мөфтинең чыгышы бертуган Кәримовлар типографиясенең 125 еллыгы уңаеннан үткәрелүче «Музей белеме: Идел белән Дагыстан арасында басма һәм интеллектуаль бәйләнешләр» фәнни конференциясен ачып җибәрде. Мөфтине һәм лекциядә катнашучыларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәйзрахманов сәламләде.
Камил хәзрәтнең чыгышын тыңларга килүчеләр арасында Казан шәкертләре һәм дин әһелләре генә түгел, теолог-белгечләр, сәнгать белгечләре, музей белгечләре һәм башкалар бар иде.
Мөфти «Татар дин галимнәренең Коръән фәннәре үсешенә керткән өлеше. Татарларда Коръән бастыру традицияләре. Тарихы һәм хәзерге торышы» темасына чыгыш ясады.
Камил хәзрәт Пәйгамбәр яшәгән чорда Коръәнне җыю тарихына һәм ул вафат булганнан соң Коръәннең алга таба кануни туплануына күзәтү ясады. Бу тыңлаучыларга илебездә Коръән фәннәре мәктәбе традицияләре формалашуы һәм үсешенә, шулай ук татар галимнәренең Коръән фәннәрен өйрәнүгә һәм Коръән бастыруга керткән өлешен тирәнтен аңлау һәм бәяләү мөмкинлеге бирде. Моннан тыш, лекциядә катнашучылар Казан ислам галимнәренең бу өлкәдәге хәзерге казанышлары турында да белде. Аерым алганда, Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең «Казан басмасы»н торгызу һәм яңарту юнәлешендә алып барган эшчәнлеге һәм Россиядә хәзерге чордагы беренче кулъязма Коръәнне әзерләү турында сөйләде.
Лекция «сорау-җавап» форматында дәвам итте, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез