Газетага язылу

Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгать итте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты.

«Рамазан – ул ураза ае. Әмма ашаудан, эчүдән һәм якынлыктан баш тарту – иң җиңел сынау. Шулай ук яман сүзләрдән, бәхәсләрдән һәм башка гөнаһлардан тыелып тору мөһим», – диде мөфти.

Аның сүзләренә караганда, дин тотучылар уразаны түбәндәге ният белән тотарга тиеш: «Мин бу изге айда йөрәгемне, кулларымны, телемне һәм күзләремне тыелган нәрсәләрдән сакларга ниятләдем. Мин ашказаным белән генә түгел, бөтен барлыгым белән дә ураза тотачакмын. Өстәлне генә түгел, йөрәгемне дә бизәргә ниятләдем. Мин йокыга да гыйбадәт нияте белән ятарга ниятлим».

Сәмигуллин өстәп әйткәнчә, әгәр кеше уразаны тиешле ният белән тотса, ул, Аллаһ ихтыяры белән, үзенең нәфесен (эгосын) җиңеп чыгачак, шулай ук Аллаһ тарафыннан гафу ителүгә лаек булачак.

Исегезгә төшерәбез, Рамазан ае бүген кояш баегач башлана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре