Газетага язылу

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Туры элемтә – Президентка шәхси мөрәҗәгать итү мөмкинлеге»

Татарстан мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәне Россиядә яшәүче һәркем өчен дәүләт башлыгы белән үзен нәрсә борчуы турында турыдан-туры сөйләшү мөмкинлеге дип атады.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Туры элемтә – Президентка шәхсән мөрәҗәгать итү өчен зур мөмкинлек. Эфир барышында да, ул башланганчы да халыктан килеп ирешкән сорауларның шунда ук хәл ителүен күрдек. Икенче яктан, туры эфир Президентның кыюлыгын күрсәтте – дәүләтнең һәр башлыгы да мондый сорауларга, үтенечләргә, шикаятьләргә әзер түгел», – ди Камил Сәмигуллин.

Аның әйтүенчә, туры эфирны караган һәркем, мөгаен, үзен борчыган сорауларны көткәндер. «Мин дә үзем теләгәнне ишеттем: Россия халыкларында – уртак кыйммәтләр, милләтләре һәм диннәре төрле булган хәрбиләр иңгә-иң куеп хезмәт итәләр. Президент ислам илләренең Россия белән уртак кыйммәтләре булуын да әйтте. Татарстанны ислам үсеше һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә югары дәрәҗәдәге уңай үрнәк дип атады. Болгар ислам академиясе турында ишетү дә күңелле булды: ул ислам дин белгечләрен әзерләү мөһим, дип билгеләде», – ди Камил Сәмигуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре