Газетага язылу

Камилә Вәлиева Этери Тутберидзе төркеменә кайтты

2022 елда Пекинда узган Олимпия уеннарында катнашкан Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе төркеменә кире кайтты.

Бу хакта ТАСС вәзгыять белән таныш чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

"Вәлиева Тутберидзе төркеменә кайтты", – дип белдергән басманың чыганагы.

20 яшьлек спортчы 2025 елның апрелендә Тутберидзе төркеменнән тренер Светлана Соколовская төркеменә күчкән иде.

Элегрәк Вәлиева 17-18 октябрьдә Казанда узган Россия Гран-при этабыннан төшеп калды.

2026 елның сентябрендә Халыкара тимераякта шуучылар берлеге (ISU) Камиләне нейтраль статустан мәхрүм итте, аны алгач, Россия фигуристлары 2026/2027 елгы сезонда оешма эгидасы астында турнирларда чыгыш ясау мөмкинлегенә ия.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре