Газетага язылу

Казан аэропорты «МАКС» мессенджерында пассажирлар өчен чат-бот эшләтеп җибәрде

«Казан» халыкара аэропорты пассажирларга мәгълүмат бирү өчен «МАКС» мессенджерында чат-бот эшләтеп җибәрде. Татарстан Транспорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, аның ярдәмендә очышлар расписаниесен белергә, рейсның кичектерелүе һәм очыш графигындагы үзгәрешләр турында мәгълүматны ачыкларга мөмкин.

Санлы ярдәмче шулай ук терминаллар, авиакомпанияләр, аэропорта бару маршрутлары һәм рейс кичектерелгәндә нишләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирә.

Монан тыш, чат-бот аша VIP-заллар, бизнес-зоналар һәм машина кую урыны турында мәгълүмат алырга, сезонлы расписаниегә һәм авиабилетка заказ бирергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре