Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, Цифрлы үсешкә ярдәм күрсәтү ассоциациясе Советы рәисе, форумның оештыру комитеты рәисе урынбасары Рифкать Минниханов ТАСС агентлыгында үткән матбугат конференциясендә шундый сан китерде, дип яза Татар-информ.
«50дән артык илдән вәкилләр катнашуы көтелә, бүгенге көндә 53 ил теркәлгән. Халыкара вәкилләрнең катнашуы форумны көчәйтә, цифрлы үсеш алымнарын чагыштырырга, технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклашырга, уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен партнерлар табарга мөмкинлек бирә. Безнең төп бурыч – халыкара диалогны конкрет эчтәлек белән баету. Моның өчен эшлекле аралашу зоналары, сөйләшүләр үткәрү бүлмәләре каралган, анда форум барган көннәрдә эшлекле очрашулар узачак», – диде Рифкать Минниханов.
Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Бэлла Черкесова бу форумның алтынчысы булуын искәртте.
«Безнең өчен бу иң элек дәүләт, төбәкләр, бизнес һәм фән арасында диалог алып бару мөмкинлеге бирә торган мөһим мәйданчык. Бу инде алтынчы форум, аның масштабы елдан-ел киңәя бара: ул пандемия вакытында башланган иде, ул чагында 9 меңнән артык вәкил катнашты. Үткән елда исә бу сан 25 меңнән артып китте», – диде ул.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры, форумның оештыру комитеты рәисе урынбасары Илья Начвин 2025 елда Kazan Digital Week форумына 61 илдән 25,8 мең кеше җыелуын, ә сессияләрдә 1,1 меңнән артык спикер чыгыш ясавын искә төшерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез