Газетага язылу
  • Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

«Казан Экспо»да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды

Агымдагы катлаулы шартларга карамастан, республиканың агросәнәгать комплексы тотрыклы эшли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул ассызыклаганча, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан илдә аграр продукция җитештерүче алдынгыларның берсе булып тора. Быел лаеклы уңыш – 4 млн тонна ашлык игелгән. 2,5 млн тонна шикәр чөгендере, 1,2 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1 млн тоннадан артык май орлыгы җыю планлаштырыла. Терлекләрне продуктив кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән.

Гадәттәгечә иң күп ашлыкны Тәтеш, Арча һәм Буа районнары, шулай ук «Август-Агро», «Агрокөчләр», «Ак Барс Холдинг» һәм «Чистай» алдынгы агрохолдинглары суктырды. «АгроАктив», «Чынлы» һәм «Калмурза» авыл хуҗалыгы предприятиеләре лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алдынгы комбайнчылар исәбенә Чүпрәле районыннан Виктор Кучеров, Аксубай районыннан Җәүдәт Сафиуллин, Арча районыннан Марат Абдуллин, Мамадыш районыннан Александр Страхов керде. Рөстәм Миңнеханов нефть компанияләренә авыл кешеләренә ташламалы дизель ягулыгы өчен рәхмәт белдерде. Моның нәтиҗәсендә бәяләрнең кискен күтәрелүен булдырмаска һәм игенчеләрне сезонлы кыр эшләрен уңышлы уздыру өчен ягулык белән вакытында тәэмин итәргә мөмкин булды, дип билгеләп үтте ул.

Республика Рәисе терлекчелек секторының уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Быел Татарстанда 2,5 млн тонна сөт савып алырга, 500 мең тоннадан артык ит һәм 2 млрд. йомырка җитештерергә планлаштыра. Тармак нәтиҗәләренә төп өлешне традицион алдынгылар кертә: Кукмара районы (тәүлеклек савым 550 тоннадан артык), Әтнә һәм Балтач районнары (400 тоннадан артык), Саба, Мамадыш һәм Минзәлә районнары (300 тоннадан артык).

Раис Татарстана: Агропромышленный комплекс республики показывает устойчивую работу

Рөстәм Миңнеханов аерым билгеләп үткәнчә, быел сыерлар саны һәм сөт җитештерү буенча иң зур үсеш алган Кайбыч районы, республикада йомырканың 70%ын җитештерщ алган Лаеш районы һәм Татарстан итенең 40%ын җитештерә торган Тукай районы.

Татарстан Рәисе үз эшенең алдынгы профессионалларына рәхмәт белдерде. Сыер савучылар арасында иң яхшылар булып Балтач районыннан Эльмира Мөхәммәтҗанова һәм Кукмара районыннан Фәгыйлә Галимова танылдылар. Актаныш районыннан Фәнил Мәүлиев, Азнакайдан Зиба Мәмедгасанова, Буадан Эльвира Михайлова һәм Тукай районыннан Гөлүсә Әшрәпова ит терлекчелегенең әйдәп баручы хезмәткәрләре булдылар. Кошчылыкта иң яхшылар - Лаеш районыннан Зәлфирә Галләмова һәм Лениногорск районыннан Зөлфия Мөгалимова. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия конкурсында ветеринария фельдшеры номинациясендә җиңүче Татьяна Спиринаны билгеләп үтте.

«Быелның беренче августында без Татарстанның электрон мактау тактасын эшләтеп җибәрдек. Шунысы куанычлы, анда республиканың 529 агросәнәгать комплексы белгече кертелгән. Бүген безнең барлык алдынгыларыбызның исемнәрен әйтеп бетереп булмый. Без сезнең барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез!» –диде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Татарстан аграрийлары, илнең азык-төлек иминлегенә сизелерлек өлеш кертеп кенә калмыйча, сугыш кырында да көрәшәләр, Җиңүне якынайталар. «МХО ветераннары, туган якларына кайткач та, илебез һәм республикабыз иминлеге өчен тырышып эшләүләрен дәвам итәләр. Бүген безнең геройлар бу залда. Без сезнең белән горурланабыз! – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чара кунакларына. – Быелдан Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең яңа чарасы - «Агромотиватор» авыл бизнесын ачуга грант гамәлгә ашырыла. Аны 9 яңа фермер алган инде. Сезнең башлангычларыгызда уңышлар телибез».

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда фермерлык үсешен стимуллаштыру өчен шактый күләмдә дәүләт ярдәме чаралары каралган: «Без шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмне дәвам итәчәкбез. 2027 елдан Татарстан бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм 950 млн сумга кадәр арттырылачак. Сыерлар асрауга субсидия бер башка 10 мең сумга кадәр артачак. Шулай ук атлар сатып алу һәм асрау чыгымнарын субсидияләү системасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чараларының илебезнең башка төбәкләрендә аналоглары юк».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика өчен амбициоз максат - алдынгы технологияләр компетенцияләре үзәгенә әверелү. Моның өчен Россиядә беренче нәселле терлекчелек генетикасы үзәген – «Генбиотех» агробиотехнопаркын төзү төгәлләнеп килә. Шулай ук «Зелёная долина» МИЗ базасында биотехнологик кластер формалаштырыла.

«Тармакта үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күргән талантлы яшьләргә аерым игътибар бирү мөһим. Монда «Я в Агро» беренче бөтенроссия конкурсында җиңгән Татарстан командасы егетләрен билгеләп үтәм. Аларның авыл территорияләрен төзекләндерү буенча проектлары федераль дәрәҗәдә югары бәя генә түгел, ә гамәлгә ашыру өчен кирәкле ярдәм дә алды. Алты проектның һәркайсы 5әр млн сум алган. Бу үзеңнең кече Ватаныңа мәхәббәт үрнәге һәм хөрмәткә лаек», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ул авылда тормыш сыйфатын күтәрүгә Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең зур өлеш кертүенә игътибар итте. «Без бу эшне уңышлы дәвам итәбез. Беренчел медицина-санитария ярдәме модернизацияләнә. Мәдәни үзәкләр һәм спорт мәйданчыклары төзелә. Су белән тәэмин итү, яктырту һәм башка бик күп нәрсәләр яхшыра. Без бу мәсьәләләрдә Россия Президентына, ил Хөкүмәтенә һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Казанда 1971-1983 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләгән Госман Шаһи улы Җиһаншинга мемориаль такта ачылды. «Татарстан агросәнәгатен данга күмүчеләрнең истәлеген даими нигездә сакларга, кадерле ветераннарыбызга игътибарны көчәйтергә, алар башлаган эшне лаеклы дәвам итәргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук авыл халкына атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бу шәһәр халкына сыйфатлы һәм табигый продукцияне кулай бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бирә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

Чара барышында шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут котлавын укыдылар. «Хөрмәтле коллегалар, сезгә профессиональлегегез, җаваплылыгыгыз һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Татарстанның агросәнәгать комплексы Россия икътисады үсешенә зур өлеш кертә. Республика сөт терлекчелегендә илебезнең танылган лидеры, эре мөгезле терлекләр саны буенча алдынгы урында тора. Бүген төбәктә терлекчелек комплекслары төзелә һәм модернизацияләнә, терлекләрнең генетик потенциалын яхшырту буенча зур эш алып барыла. Республикада игенчелек тә актив үсә", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Рәисенә һәм ил җитәкчелегенә агросәнәгать комплексына зур игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Дәүләт ярдәме белән без саллы проектларны гамәлгә ашырабыз, җитештерүне модернизациялибез һәм авылда яшәү өчен уңайлы шартлар тудырабыз», – дип өстәде ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре