Бу хакта SuperJob тикшеренүләре нәтиҗәләренә сылтама белән РИА Новости яза.
Сораштыруда Казан белән Санкт-Петербург 49% тавыш җыйган. Рейтингның лидеры Мәскәү булганы: башкаланы һөнәри үсеш өчен иң яхшы урын дип шәһәрнең 66% икътисади актив халкы атаган.
Бишлеккә шулай ук 45% тавыш җыйган Төмән һәм 44% тавыш белән Екатеринбург кергән. Алга таба Краснодар (39%), Владивосток (38%) һәм Чаллы (36%) урнашкан.
Респондентлар карьера үсеше өчен иң уңайсыз шәһәр дип Ульяновскины саныйлар. Анда хезмәт буенча алга китү һәм үз шәһәрендә хезмәт хакын арттыру перспективаларын сораштырылучыларның 14% ы гына билгеләп үтә. Волгоградта һәм Липецкта бу күрсәткеч 17% тәшкил иткән, Тольяттида – 19%, Оренбургта – 20%.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез