Газетага язылу

Казан мэриясе оештыра торган татар теле курсларына 700 дән артык кеше язылган

Быел Казан мэриясе тарафыннан оештырылган түләүсез татар теле курсларына 700дән артык кеше язылган. 2026 елның татар теленә өйрәтә торган соңгы чарасы ноябрь уртасында башланырга тиеш. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Курслар программасы ике төркем өчен: телне өйрәнә башлаучыларга һәм дәвам итүчеләргә дип эшләнгән. Курсларга язылучылар, мондый алым ярдәмендә телне белү дәрәҗәсенә карап үзләренә туры килә торган төркем сайлый ала.

Ел дәвамында мэрия 12 курс – катнашучыларның һәр төркеме өчен алтышарны оештырган. Программа тел белән кызыксынучыларга татар теленең төп нигезләре белән таныштыру, грамматикага өйрәтү, сөйләм телен үстерү максатыннан эшләнгән. Бу елның соңгы курсына язылучылар ноябрь уртасында укый башлаячак.

Шәһәр Башкарма комитетының Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге кайбер катнашучыларның әлеге курсларда өченче, дүртенче тапкыр катнашуын билгеләп үтә. Уку йомгаклары буенча курсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Курсларны Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе үткәрә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре