«Казан нуры» мәчетендә корбан чалу узды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Бу елның алты аенда Татарстанда 1448 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 151 кешенең гомере өзелгән. Үлүчеләр саны үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26 га күбрәк. Төрле тән җәрәхәтләре алучылар исә – 1747. Бу хакта матбугат очрашуында Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.
Казанда яшәүче Лилия Мөхәммәтҗанованы күпләргә үрнәк итеп куярлык. Ире СВОда яралануга ук, ике баласын әнисенә калдыра да ире янына китеп бара ул. Теләге бер: ничек тә иренә таяныч, терәк булырга. «Безнең сөю шунда сыналды да инде», – ди Лилия хәзер.
Хәтта июль челләсендә дә су коенганда салкын тидерергә мөмкин. Җиләсрәк көннәрдә су керү турында инде әйтеп тә торасы юк. Cуга керер алдыннан нәрсәләрне белеп торырга? Йөзү буенча инструктор Талия Гыймранова киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Намазның иң беренче сихәте – җанны дәвалауда.
Ул бу дөньяга халык җырларын башкару өчен тугандыр. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин күңеленә милли моңнарыбыз сабый чактан ук сеңгән. Сәхнә юлы урау була аның. Ләкин язмыштан узмыш юк, диюләре хак.
Мамадышта гомер итүче Әгъләмовларның никахларына 13 ел гына булса да, ныклы гаилә серләрен яхшы белә алар. Алсу белән Айнур моның өчен әби-бабалары, әти-әниләре үрнәге һәм тәрбиясенә рәхмәтле.
Түбән Камада «СИБУРның Яшьләр сменасы» башланды. 15–17 яшьлек 55 яшүсмер өч атна дәвамында балалар бакчаларында, Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең һәм Түбән Кама химия-технология институтының кабул итү комиссияләрендә, шулай ук «СИБУРИНТЕХ-НК» уку үзәгендә һәм «СИБУР локацияләре»ндә эшләячәк.
Галим ни өчен сөтне гомер буе эчәргә кирәклеген аңлатты.
Безнең өйдә иң еш ишетелә торган сорау бу. Көн саен, иртән һәм кичен дисәң дә була. Көтү чыккан-кайтканны тәрәзәдән карап калган әни шулай сорый. «Бүген көтүне бер хатын-кыз алып чыгып китте, кемдә икән?» – дип тә кызыксына. Кешеләрен танып калса, бүген көтүдә шулар икән дип тә әйтә. Юкса инде көтүгә мал чыкмаганга ике елдан артык.
Тәрбиям башка! Сабада яшәүче биш бала әтисе Илдус Рәфыйков, өлешчә мобилизация башлануга ук, илне сакларга китмәкче була. Әмма яше узган, инде хәрби исәптән төшерелгән ирне чакырмыйлар. «Ләкин мин барыбер китү юлын таптым», – ди ул.
Фикер өстәү
Фикерегез