Газетага язылу

Казан Россия һәм Әфганстан арасында муниципальара диалог мәйданчыгына әверелде

Татарстан башкаласында Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге башкарма директоры Мөхәммәд Йосыф Шинвари һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге генераль секретаре Расих Сәгыйтов арасында сөйләшүләр узды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Очрашуның төп мәсьәләсе Әфганстан муниципалитетларының «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы структурасына керүе булды. Халыкара берләшмәгә кушылу әфган шәһәрләренә Евразия муниципаль тәҗрибәсенә, шәһәр инфраструктурасын модернизацияләү программаларына һәм гуманитар хезмәттәшлек институтларына юл ачачак.

«Татарстан Россия белән Әфганстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта торган күпер булып тора. Ислам Әмирлеге Хөкүмәте республиканы якын партнер буларак кабул итә. Бүген безнең Россия белән сәүдә-икътисади элемтәләр актив үсә, ә хәзер без хезмәттәшлекнең яңа этабына күчәбез – ике илнең муниципалитетлары арасында туры элемтәләр урнаштыру. Икътисади үсеш һәм гуманитар партнерлык безнең өстенлекләребез булып кала. Кеше, тормыш сыйфатын күтәрү һәм гади гражданнарның иминлеге теләсә нинди хезмәттәшлек үзәгендә булырга тиеш», – дип уртаклашты «Татар-информ» белән Мөхәммәд Йосыф Шинвари.

Союзның дәүләт өчен гамәли файдасы – сәүдә-икътисади эшчәнлеген киңәйтүдә: Россия предприятиеләре машина төзелеше продукциясен, төзелеш материалларын һәм авыл хуҗалыгы товарларын Әфганстан базарына экспортлау өчен яңа мөмкинлекләр алачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре