Сораштыруда катнашучыларның 54 проценты Татарстан башкаласы өчен тавыш биргән. Шул ук вакытта Казан гастрономик сәфәр өчен иң кыйммәтле юнәлеш булып тора. Монда бер тәүлек ял итү 9,6 мең сумга төшә.
«Татар-информ» хәбәренә караганда, «тәмле» шәһәрләр исемлегендә Санкт-Петербург, Владивосток, Калининград һәм Махачкала да бар. Сораштыруда катнашучылар шулай ук Мәскәү, Мурманск һәм Владикавказны да атаган.
Тикшеренүдән күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең 59 проценты бер генә тапкыр булса да билгеле бер шәһәр яки илгә нәкъ менә җирле аш-су белән танышу өчен бара.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез