Казан иң яхшы бәяне «Гаилә» юнәлеше буенча алган. «Эш һәм үз эшең», «Куркынычсызлык», «Мәгариф һәм үсеш» юнәлешләре буенча югары күрсәткечләргә ия булган. Шулай ук төзекләндерү, экология, сәламәтлек саклау, спорт һәм мәдәният тә югары бәяләнгән.
Тикшеренүчеләр Казанда халыкның сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителүенә, аз хәрәкәтләнүче гражданнарның җәмәгать транспортыннан файдалану мөмкинлегенә, урамнарның яктыртылу дәрәҗәсе югары булуга һәм уртача гомер озынлыгын 76,6 яшькә җиткерү ниятенә игътибар иткәннәр. Белгечләр Татарстан башкаласында социаль инфраструктура үсешен дә югары бәяләгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез