
Дәртләндергеч сүзләрне берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә язылган. Алар чыгарылыш укучыларын сынауларны уңышлы узарга этәргеч булырга тиеш.

Казанда уку елын 181 меңнән артык укучы тәмамлаган. Тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаган 23 мең укучы өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе этабы башланды. «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә быел 1,2 меңнән артык кеше дәгъва кыла.

Имтиханнар уздыру чорына Казанда бердәм дәүләт имтиханы бирүчеләр өчен 28 пункт, төп дәүләт имтиханына 61 пункт, дәүләт чыгарылыш имтиханына җиде пункт, шулай ук өйдә имтихан тапшыручыларга 64 пункт әзерләнде.
Бердәм дәүләт имтиханнарын бирүнең төп чоры иртәгә, 19 июньгә кадәр, дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсенә сылтама белән Казан мэриясе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез