Газетага язылу

Казанда 180гә якын спортчы катнашында бадминтон буенча Россия чемпионаты уза

21 октябрьдә Татарстан Хисап палатасында ведомство башлыгы, ТР Бадминтон федерациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе Алексей Демидов Россия Милли бадминтон федерациясе президенты Андрей Антропов белән очрашты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Яклар бүген Казанның «Бадминтон үзәге»ндә башланган бадминтон буенча Россия чемпионатын әзерләү һәм үткәрү турында фикер алышты. Турнирда 18 төбәктән 180гә якын спортчы катнаша. Ярышларда Татарстанны Евгения Косецкая, Сергей Сирант һәм Никита Мулеев тәкъдим итәчәк.

«Бүген Татарстан – Россиядә бадминтонны үстерүдә лидер. Татарстанлылар илнең бу беренчелегендә дә алтын медальсез калмас дип өметләнәм. Моны алар элек тә күп тапкырлар исбатлады. Аерым алганда, 2024 елда БРИКС Уеннарында 7 медальнең бишесен (шуларның өчесе – алтын) татарстанлылар яулады!» – дип искәртте Антропов.

Алексей Демидов Милли бадминтон федерациясе җитәкчесенә республикада бу спорт төрен үстерү турында сөйләде. Аерым алганда, Минзәләдәге спорт объектларының берсен бадминтонны үстерү үзәге итеп үзгәртү, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районында тагын бер бадминтон үзәге төзү перспективасы турында хәбәр итте.

ТР Бадминтон федерациясе Татарстан Республикасы Рәисенә 2027 елда «Салават Күпере» микрорайонында Бадминтон үзәге төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, Осиново авылы, «Салават Күпере» һәм «Радужный» микрорайоннарында, шулай ук Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләр әлеге спорт төре белән шөгыльләнә алачак.

Очрашу ахырында Алексей Демидов Андрей Антроповка Татарстанда бадминтонны үстерүгә актив өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенә 15 ел» истәлекле медален тапшырды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре