Бу хәл Казанның Юдино бистәсендә булган, дип хәбәр иттеләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.
Кыз һәм аның законлы вәкиле белән әңгәмә уздырганнар, питбайкны штрафстоянкага озатканнар. Әлеге факт буенча төзелгән материалларны территориаль полиция бүлегенә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенә җибәрәләр.
Моңа кадәр Нурлатта яшәүче 41 яшьлек хатын 16 яшьлек улына мотоцикл сатып алган өчен хөкем ителгән иде. Яшүсмер руль артына утырып юл-транспорт һәлакәтенә очраган һәм җәрәхәтләр алган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез