Газетага язылу

Казанда бәйрәм салютыннан соң өстәмә трамвайлар йөриячәк

Казанда Республика көне уңаеннан бәйрәм салютыннан соң бушлай трамвайлар йөриячәк.

Алар «Киров күпере» тукталышыннан китәчәк, дип хәбәр итә транспорт комитеты матбугат хезмәте.

Шәһәр халкы 5, 5а һәм 7 номерлы трамвайлар белән  өйләренә кайтып җитә алачак.
Моннан тыш, пассажирларны шәһәрнең барлык районнарына алып кайту өчен өстәмә автобуслар билгеләнәчәк. 30 августта Казанның җәмәгать транспорты 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре