Газетага язылу

Казанда биш ел эчендә бер меңнән артык кеше татар теле курсларында белемен арттырган

Казанда татар теле курсларында биш ел эчендә 1 меңнән артык кеше белемен арттырган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Башта татар теле курслары муниципаль хезмәткәрләр өчен оештырылган. Аннары курслар транспорт, кунакханә бизнесы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә оештырылган.

Әлеге максаттан һөнәри терминологияне һәм катнашучыларның белем дәрәҗәсен исәпкә алып, махсус укыту программасы эшләнгән.

Хәзерге вакытта татар телен теләгән һәрбер кеше өйрәнә ала. Татар теле дәресләре елына дүрт тапкыр даими оештырыла. Биш ел эчендә курсларга барлыгы 1 меңнән артык кеше килгән.

«Туган тел укытучыларына һөнәри ярдәм күрсәтү юнәлеше – семинарлар үсеш ала. Әлеге чараларда укытуның заманча методикалары тәкъдим ителә, төбәкләр белән тәҗрибә алмашабыз. Мәгариф мәйданчыгында республика һәм федераль дәрәҗәдәге белгечләр чыгыш ясады, соңгылары арасында – полиглотлар Дмитрий Петров һәм Алексей Арзамазов», - дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре