Газетага язылу

Казанда бүген бәйрәм салютыннан соң махсус автобуслар йөриячәк

Россия көнендә, 12 июньдә, Казан халкы һәм кунаклары өчен Казансу елгасы буенда бәйрәм салютыннан соң махсус җәмәгать транспорты бирелә.

Шәһәр халкы автобусларга «Энергетика университеты» һәм «Яшьләр үзәге» тукталышларында утыра ала. «Энергетика университеты» тукталышыннан Декабристлар урамы ягына таба 6, 15, 29, 46, 35, 60, 62 нче номерлы автобуслар билгеләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яшьләр үзәге» тукталышыннан Кремль дамбасы ягына таба 22, 30, 35а, 47, 74, 89 нчы номерлы автобуслар куелган.

Татарстан башкаласында Россия көнен бик зурлап бәйрәм итәргә җыеналар, биредә бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә: 12 июнь көнне республика күләмендәге «Мәдәниятләр мозаикасы» этно-дини фестивале уздырыла, төп мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге янында – «Корни», «Сова» төркемнәре һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре