“Генераль ассамблея утырышы тәүге тапкыр Россиядә, стандартлаштыру һәм метрология институты әгъзасы булмаган илдә үткәреләчәк. Бу – зур ышаныч билгесе һәм Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен илебез һәм аерым алганда, республика җитәкчелеге үткәргән системалы эш нәтиҗәсе”, – диде ул.
Генераль ассамблея утырышы ел саен үткәрелә. Моңа кадәр ул Согуд Гарәбстанында, Төркиядә, Үзбәкстанда узган. Россиядәге тәүге чара Татарстан башкаласында үткәреләчәк.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников әйтүенчә, утырышта, шул исәптән, гомуми системаны үстерү, бөтен дөнья өчен бердәм булган “хәләл” стандарты һәм сертификацияләү органнарын аккредитацияләү мәсьәләләре каралачак.
SMIIC (ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты) Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысасынды төзелгән. Ул кулланучыларны яклау һәм сыйфатны тәэмин итү өчен бердәм стандартлар (аерым алганда хәләл) булдыруны күздә тота. Хәзерге вакытта аңа Азия һәм Африкадагы 48 дәүләт керә. 2019 елда Россия SMIIC составына күзәтүче сыйфатында кабул ителде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез